Футболда – кызлар
Районның кызлар футбол командасы "Күн туп" клубы призына Республика ярышларында ике призлы урынны яулады. Тренерлар Валерий Павлов һәм Рәис Бикушев кулы астында шөгыльләнгән 2004-2005 нче елларда туган кызлар икенче урын өчен Диплом белән кайттылар. Безнең футболчы кызларыбыз бары тик Яр Чаллы командасына гына 3:1 исәбе белән юл бирделәр. 2002-2003 нче...
Районның кызлар футбол командасы "Күн туп" клубы призына Республика ярышларында ике призлы урынны яулады.
Тренерлар Валерий Павлов һәм Рәис Бикушев кулы астында шөгыльләнгән 2004-2005 нче елларда туган кызлар икенче урын өчен Диплом белән кайттылар. Безнең футболчы кызларыбыз бары тик Яр Чаллы командасына гына 3:1 исәбе белән юл бирделәр.
2002-2003 нче елларда туган тагын бер кызлар командасы өченче урынга лаек булды, ә алар исә әгерҗелеләр һәм Чаллы кызларыннан гына калышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев