Футболчылар ТР беренчелеге финалында район данын яклаячак
Тренер Александр Лодоркин тәрбияләгән спортчылар футбол буенча зональ беренчелектә уңышлы уйнадылар.
Футбол кырында Кама аръягы зонасыннан көндәшләр белән очрашулар яшь спортчыларда үз көчләренә һәм мөмкинлекләренә ышанычны ныгытты, тренерның яхшы эшен күрсәтте. 2012-13, 2010-11, 2008-09 елгы спортчылар үз яшь төркемнәрендә матчларны ышанычлы отып, август аенда узачак финалга юллама алдылар.
– Үз өстеңдә тырышып эшләү һәм нәтиҗәгә ирешү омтылышы спортчыларга көндәшләрне җиңәргә ярдәм итә, – ди тренер Александр Лодоркин. – Командаларның киләчәге бар, аларның потенциалы зур.
Алда – иң җаваплы матчлар, яшь футболчыларга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев