Футбол кырында бары тик кызлар гына
Аксубайда хатын-кызлар футболы аеруча популяр. ДЮСШ тренерлары Валерий Павлов һәм Рәис Бикушевка команда туплауда кыенлыклар юк. Хатын-кызлар футбол командасы Әлмәт шәһәрендә үткән "Күн туп" клубы призы ярышларында катнаштылар. Беренче яшь төркемендә (2003-2004 елларда туганнар арасында) безнең яшь футболчы кызларыбыз Казан командасын да җиңделәр хәттә. Хуҗалар белән очрашуда капкага бер тапкыр...
Аксубайда хатын-кызлар футболы аеруча популяр.
ДЮСШ тренерлары Валерий Павлов һәм Рәис Бикушевка команда туплауда кыенлыклар юк. Хатын-кызлар футбол командасы Әлмәт шәһәрендә үткән "Күн туп" клубы призы ярышларында катнаштылар. Беренче яшь төркемендә (2003-2004 елларда туганнар арасында) безнең яшь футболчы кызларыбыз Казан командасын да җиңделәр хәттә. Хуҗалар белән очрашуда капкага бер тапкыр туп кертүгә юл куйдылар һәм нәтиҗәдә икенче урынны алдылар. Ә ике яшькә кечерәк булган кызлар командасының чистайлылар белән очрашуы тигез исәп белән тәмамланды. Әмма Казан һәм Әлмәт шәһәрләре командалары көчлерәк булып чыкты, әлеге уенда аксубайлылар дүртенче урынны гына яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев