Фронтовик истәлегенә турнир оештырылды
Иске Ильдеряк мәдәният йорты базасында Бөек Ватан сугышында катнашкан Дмитрий Альметкин истәлегенә шахмат буенча V ачык район турниры узды.
Бу авылда ветеран истәлегенә турнир инде бишенче ел уздырыла. Анда түбән сыйныф укучылары катнаша. Спорт ярышлары – районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән фронтовик-якташыбыз истәлегенә багышлана. Бу юлы яшь интеллектуалларга теләктәшлек күрсәтергә Виталий Маркин җитәкчелегендәге «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Дмитрий Альметкинның оныкчыгы, Виталий Маркинның оныгы – химия-техногия университеты студенты Арина Таиркина килде. Ул Кар кызы ролендә чыгыш ясады һәм катнашучыларга яңа ел бүләкләре өләште. Турнир беренчелек өчен кискен көрәштә, кызыклы узды.
– Яшь шахматчылар әлеге спорт төре белән мавыгуларын күрсәттеләр, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов. – Лаеклы алмаш үсә.
Нәтиҗәдә, малайлар арасында 2нче Аксубай мәктәбеннән Матвей Ендерюков җиңү яулады. Икенче урында – Руслан Галәветдинов, өченче урында – Владислав Посредников (ике призер да – мәйдан хуҗалары). Кызлар арасында лидерлык өчен көрәш тә кискен барды. Өченче мәктәп вәкиле Валерия Ильмухина җиңүче булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмады. Икенче һәм өченче урыннарны Христина Клюева (Иске Ильдеряк урта мәктәбе) һәм Есения Безрукова (Аксубайның 2нче мәктәбе) яулады.
Команда беренчелегендә Иске Ильдеряк урта мәктәбе җиңү яулады, II урын – Аксубайның 2нче мәктәбенә, III урын – Аксубайның 3нче мәктәбенә бирелде. Призерлар лаеклы бүләкләр алдылар.
Турнирда катнашучыларның географиясен киңәйтергә кирәклеген билгеләп үттеләр – бу спорт чарасының уңыш нигезе. Шулай ук Алексей Маклаков җитәкчелегендәге Иске Ильдеряк мәктәбе коллективына һәм авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаковка, мәгариф ветераны Лидия Горбуновага ярышларны оештырган өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев