Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Федерация Кубогы призерлары

Федерация Кубогыннан Аксубай самбочылары призерлар булып кайттылар. Казанның "Батыр" спорт комплексында 3 көн дәвамында самбо көрәше буенча ТР Федерация Кубогы узды. Анда Татарстаннан һәм Нижегород өлкәсеннән 200 самбочы катнашты. Ярышлар Бөтенроссия самбо көне кысаларында узды. Бөтенроссия самбо көне безнең илдә беренче тапкыр 6 ел элек билгеләп үтелде. Ел саен бу...

Федерация Кубогыннан Аксубай самбочылары призерлар булып кайттылар.

Казанның "Батыр" спорт комплексында 3 көн дәвамында самбо көрәше буенча ТР Федерация Кубогы узды. Анда Татарстаннан һәм Нижегород өлкәсеннән 200 самбочы катнашты. Ярышлар Бөтенроссия самбо көне кысаларында узды. Бөтенроссия самбо көне безнең илдә беренче тапкыр 6 ел элек билгеләп үтелде. Ел саен бу бәйрәмдә Россиянең 100гә якын шәһәреннән меңләгән самбочы катнаша. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм кунакларның катнашуы ярышлар абруен тагын да арттырды. Алар исәбендә яшьләр эшләре һәм спорт буенча министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, атаклы бертуган Мадьяровлар, Дөнья Чемпионаты призеры - Хәбил Бикташев. Шундый зур күләмле турнирда Александр Скворцовта тәрбияләнүчеләр Аксубайны лаеклы тәкъдим иттеләр. "Батыр" спорт комплексында самбочылар ярышы иртәнге 7 дә башланды. Чөнки һәр авырлык категориясендә 40 тан артык спортчы катнашты. Ольга Шугаева көндәшләренә җиңүгә шанс калдырмады. Бөтен көрәшләрне хаталарсыз үткәрде. Шуңа күрә турнирда лаеклы беренче урынны алды. Станислав Гаврилов та үзен яхшы күрсәтте. Уннарча самбочы белән көрәшеп, өченче урынны яулады.

Фото: sambo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев