Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Данис Зарипов «Ак Барс» командасы составында җыйган очколар буенча рекорд куйды

Казан командасының 38 яшьлек капитаны 326 очко җыйган.

Казанның «Ак Барс» командасы капитаны Данис Зарипов рекордлар куюын дәвам итә. Аның активында КХЛ чемпионаты һәм Гагарин Кубогы уеннарында «Ак Барс» составында җыелган 326 очко (147 баш + 179 пас) бар.

КХЛ чемпионатының «Ак Барс» — «Куньлунь» командалары уенында казанлыларның 38 яшьлек капитаны Данис Зарипов бер алка кертте һәм ике тапкыр алканы нәтиҗәле тапшырды.

Уенчы «Ак Барс»ның йолдызлы чемпион өчлеге буенча элеккеге партнеры, хәзер МХЛ башкарма директоры Алексей Морозовны бер очкога артта калдырды. Аның активында 325 очко (140 + 185).

  • Чиләбедә туып-үскән Данис Зарипов «Ак Барс»ка 2001 елда «Мечел» командасыннан күчте. Зарипов «Магнитка» өчен уйнаганда бераз гына тәнәфес ясап, Казан клубы составында 15 сезон уздырды. Ул Гагарин Кубогына дүрт тапкыр (өч тапкыр Казанда, берсе Магнитогорскида) ия булган беренче һәм бердәнбер уенчы.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев