Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Өченче яшь төркеме вәкилләре – актив спорт өчен

Халыкара өлкәннәр көнен Аксубай пенсионерлары якты спорт бәйрәме кебек билгеләп үттеләр. Өченче яшь төркеме вәкилләре - энергияләре ташып торган, барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләрендә дә уңышлы кешеләр. Шул исәптән спортта да. Агымдагы елның май аенда Аксубай районы тармаклары ветераннары Республика пенсионерлар спартакиадасында җиңүче булдылар. Гадәти тормышта да өченче яшь төркеме вәкилләре...

Халыкара өлкәннәр көнен Аксубай пенсионерлары якты спорт бәйрәме кебек билгеләп үттеләр.

Өченче яшь төркеме вәкилләре - энергияләре ташып торган, барлык тормыш эшчәнлеге өлкәләрендә дә уңышлы кешеләр. Шул исәптән спортта да. Агымдагы елның май аенда Аксубай районы тармаклары ветераннары Республика пенсионерлар спартакиадасында җиңүче булдылар. Гадәти тормышта да өченче яшь төркеме вәкилләре - сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары, алар актив һәм тормыш сөючән. Һәм "Яшьлек" спорт комплексы очраклы рәвештә генә аларның очрашу урыны булып сайланмады. Лидия Горбунова җитәкчелегендә монда хатын-кызлар төркеме спорт белән шөгыльләнә, гимнастика залында, тренажерларда күнегүләр ала. "Дельфин" бассейны - актив ял урыны. Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ел саен уздырыла торган ярышларга җиңүгә генә омтылган өченче яшь төркеме вәкилләре килде. Аларның күбесе - Аксубайда яши, Иске Ильдеряк һәм Мюд авыл җирлекләренең ветераннар оешмалары вәкилләре дә бар иде.
Спорт бәйрәмен ачу тантаналы мохиттә үтте. Район ярышларында катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
- Барыгызны да исәнлектә, яхшы кәефтә күрү - үзе бер рәхәт. Сезнең күбегез белән без район үсеше өчен эшләдек, һәм сезнең бер кызыксыну белән бәйләнгән булуыгызны күрү дә шатлык хисләре тудыра. Һәм эшләрегезне калдырып ярышларга килүегез - үзе бер җиңү.
Район башлыгы ярышлар катнашучыларына иң изге теләкләрен белдерде. Педагогика һәм спорт ветераны Лидия Горбуновага Рәхмәт хаты тапшырганда барысы да кул чапты. Пенсионерлар да читтә калмадылар - кунакларны моңлы җырлары белән сөендерделәр.
Пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Владимир Тимофеев та сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларына үзенең теләкләрен белдерде.
Ярышлар бер үк вакытта берничә мәйданда башланды. Ярышлар башлануга сигнал булу белән кызыклы һәм төрле яшьтә дә уйнарга яраклы дартс катнашучыларның яртысын диярлек үзенә җыйды. Дарст - спорт та, уен да. Белгечләр билгеләп үткәнчә, ул хәрәкәтләнү координациясен һәм ату төгәллеген арттыра.
Кайбер пенсионерлар бу спорт төрендә уңышларга да ирештеләр. Ярышлар нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Хатын-кызлар арасында Лидия Горбунова - беренче, Гөлсинә Мөхәммәтгалиева - икенче һәм Татьяна Золина өченче булдылар.
Ир-атлар арасындагы ярышта Анатолий Наумов иң күп балл җыючы булды. Александр Евграфовка беренче урынны алыр өчен бераз гына балл җитмәде, Александр Перепелкин өченче приз иясе булды.
Бер этапны үтеп, пенсионерлар шунда ук икенчесенә күчтеләр. Чиратта - өстәл теннисы. Бу да шулай ук ветераннарның яраткан спорт төрләренең берсе. Районда чын теннис осталары бар. Шуларның берсе - профильле техник белем бирү ветераны - Александр Перепелкин. Бу ярышта анарга тиңнәр булмады. Икенче урынны Александр Горбунов яулады, Сергей Макеев призерлар өчлеген тәмамлады. Хатын-кызлар арасында Галина Макаренко ракетка белән оста идарә итте һәм бер очрашуда да отылмады. Маргарита Золина һәм Лидия Горбунова да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.
Шул вакытта шахмат такталары артында дәрт кайнады. Геннадий Горбатов турнир җиңүчесе булды. Анатолий Калмыков - икенче, Мансур Исхаков өченче булдылар.
Йөзү буенча ярышларда Лидия Горбунова беренчелекне яулады. Мария Зайцева шул ук дистанцияне узып икенче урынга чыкты, Галина Лодоркина финишта өченче булды.
Ир-атлар арасында йөзү буенча ярышлар киеренке узды. Владимир Никитин беренчеләрдән булып су дистанциясен узды, Сергей Савельев - икенче һәм Валентин Буланкин өченче булдылар.
Бүләкләү тантанасы шатлык атмосферасында узды. Барлык призерлар яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән медальләр һәм грамоталар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев