Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Өченче яшь төркеме

Казанда үткән пенсионерларның "Өченче яшь төркеме" VI Республика Спартакиадасы физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны үзенә җыйды. Анда республиканың барлык районнарыннан килгән командалар катнашты. Аксубай командасы да Спартакиадада район данын лаеклы яклады. Берничә спорт төрендә аксубайлылар лидерлыкны тотты. Мәсәлән, өстәл теннисы буенча Александр Перепелкин, төп җиңүчедән берничә баллга гына...

Казанда үткән пенсионерларның "Өченче яшь төркеме" VI Республика Спартакиадасы физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучыларны үзенә җыйды.

Анда республиканың барлык районнарыннан килгән командалар катнашты. Аксубай командасы да Спартакиадада район данын лаеклы яклады. Берничә спорт төрендә аксубайлылар лидерлыкны тотты. Мәсәлән, өстәл теннисы буенча Александр Перепелкин, төп җиңүчедән берничә баллга гына калышып, икенче урынны алды. Геннадий Леонтьев дартс буенча бишенче нәтиҗәне күрсәтте, Владимир Воркунов җиңел атлетика буенча - алтынчы булды. Лидия Горбунова йөзү буенча иң яхшылар унлыгына керде, Маргарита Золина, Георгий Горбунов, Елена Прокопьева, Мария Зайцева, Александр Евграфов, Нурзилә Гыйззәтуллина үзләрен төрле спорт төрләрендә сынап карадылар.

31 команда арасында аксубайлылар 13 урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев