Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгыда – рәхәтләнеп

Иске Ибрай урта мәктәбендә Кыш бабай бүләгенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Ярышларда бөтен мәктәп катнашты. Чаңгы трассасында беренче сыйныф укучылары да, чыгарылыш сыйныф укучылары да бар иде. Яшь төркеменә карап, чаңгыда йөрү аралыгы 1дән 5 километрга кадәр тәшкил итте. Ярышлар кызыклы үтте. Ә аннары тантаналы мохиттә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Призларны - балаларның...

Иске Ибрай урта мәктәбендә Кыш бабай бүләгенә чаңгы ярышлары үткәрелде.

Ярышларда бөтен мәктәп катнашты. Чаңгы трассасында беренче сыйныф укучылары да, чыгарылыш сыйныф укучылары да бар иде. Яшь төркеменә карап, чаңгыда йөрү аралыгы 1дән 5 километрга кадәр тәшкил итте. Ярышлар кызыклы үтте. Ә аннары тантаналы мохиттә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Призларны - балаларның яраткан яңа ел бүләкләрен 1-5 урыннарны яулаган җиңүчеләр алды.

Призларны Розалия һәм Дамир Гилмановлар, Равил Мусин өләштеләр.Алар авылда үткән бөтен ярышларга да булышлык итеп торалар. Шулай ук спорт ярышларын оештыруга Илдар Саматов, Рөстәм Әхмәтов һәм Илнур Сәйфуллин үз өлешләрен керттеләр. Шундый кешеләрнең иганәчелек ярдәме белән чаңгы ярышлары укучыларга шатлык һәм позитив алып килде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев