Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы юлы алга дәшә

Шимбә көнне Аксубай муниципаль районы ипподромында «татарстан чаңгы юлы-2013» чарасы үтте. Бу көнне районның төп чаңгы юлына ике меңнән артык кеше басты, алар арасында спортчылар да, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр дә, район җитәкчеләре дә, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре дә бар иде. Әлеге массакүләм чарада катнашучыларны башкарма комитет...

Шимбә көнне Аксубай муниципаль районы ипподромында «татарстан чаңгы юлы-2013» чарасы үтте.


Бу көнне районның төп чаңгы юлына ике меңнән артык кеше басты, алар арасында спортчылар да, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр дә, район җитәкчеләре дә, район үзәге предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре дә бар иде. Әлеге массакүләм чарада катнашучыларны башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов, аның урынбасары Сергей Александров, яшьләр эше һәм спорт бүлеге начальнигы Рамил Минеголов сәламләделәр. Шунысы шатлыклы, күпчелек аксубайлылар ярышларга гаиләләре, кечкенә балалары белән килгәннәр. Көн салкын булуга карамастан кеше күп иде. Финишка беренче булып килүчеләрне җанатарлар алкышлап каршы алдылар. Иң-иңнәргә яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән Мактау грамоталары һәм Кубоклар тапшырылды. Җиңүчеләрне төркемнәргә бүлеп билгеләделәр. Шулай итеп, малайлар, үсмерләр һәм ир-атлар арасында Беловкадан Владимир Кожеманов беренчелекне яулады, Иске Ибрайдан Рәмис Бикушев икенче булды, Иске Тимошкинодан Владислав Мулеевка өченче урын бирелде. Кызлар һәм хатын-кызлар арасында Надежда Маклакова («ТАТЭХ») мактау пьедесталының беренче баскычын яулады, Иске Ильдеряктан Екатерина Пикалова финишка икенче булып килде, Иске Ильдеряктан Карина Николаевага өченче урын бирелде. Чаңгы ярышларының иң яшь катнашучысы - Иске Тимошкинодан тугыз яшьлек Никита Мулеев һәм иң өлкән катнашучы-Федоровка Интернат-йортыннан 75 яшьлек Исламгазин Муллагали да мактау грамотасы белән билгеләп үтелделәр. Шулай ук Аксубай лицее, 3 нче һәм 2 нче Аксубай мәктәпләре коллективлары да «Татарстан чаңгы юлы»нда актив катнашкан өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев