Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы спорты күркәм йолага әверелә

"Россия чаңгы юллары - 2015" Бөтенроссия акциясенә өч меңгә якын Аксубайлы кушылды. Бу көнне һава торышы да яхшы булды. Районның төп чаңгы юлы салынган Сабантуй аланында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Спортчылар, җанатарлар автобусларга, җиңел машиналарга утырып килделәр. Быел катнашучылар да, җанатарлар да узган елдагыдан күбрәк иде. Иске Ибрай, Иске...

"Россия чаңгы юллары - 2015" Бөтенроссия акциясенә өч меңгә якын Аксубайлы кушылды.

Бу көнне һава торышы да яхшы булды. Районның төп чаңгы юлы салынган Сабантуй аланында иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Спортчылар, җанатарлар автобусларга, җиңел машиналарга утырып килделәр. Быел катнашучылар да, җанатарлар да узган елдагыдан күбрәк иде.
Иске Ибрай, Иске Ильдеряк, Беловка һәм Сөнчәле авылларыннан төрле яшьтәге чаңгычылар килгән. Аларның командалары үзләренең бердәм булуларын күрсәттеләр - ярдәмчел булдылар, йөгереп килгән чаңгычының мускулларына массаж ясадылар, өс, аяк киемен кияргә булыштылар.
Беренче булып кызлар старт алды. Катнашучылар арасында иң кечкенә саналган алты яшьлек Дима Бульбов старт бирелүен түземсезлек белән көтте.
-Ул әлеге акциядә икенче ел катнаша, - дип сөйли әнисе Татьяна Ивановна горурланып. - Бүген без гаиләбез белән килдек.
Чынлап та, ерак түгел генә гаилә башлыгы Анатолий Бульбов балалары Алена белән Алешаны йөгерү серләренә төшендерә иде. Берничә минуттан беренче җиңүченең исеме мәгълүм булды - Алсу Сәрвәртдинова финишка беренче булып килде.
-Дистанцияне үтүе авыр булдымы? - дип кызыксынам мин.
-Трассаны җиңел үттем, ә менә салкын битне чеметте, - дип елмайды ул.
Елена Андреевна һәм Георгий Гаврилович Степановлар теләсә нинди һава торышында да чаңгыда йөрергә чыгалар.
- Баштан үзем генә йөрдем, аннан соң иремне дә күндердем, хәзер урамыбыз белән чаңгыда шуабыз, - дип сөйли 65 яшьлек Елена Андреевна.
Аның ире үзенең яшь категориясендә дүртенче призер булды. Георгий Гавриловичка - 72 яшь.
Җитәкчеләр арасындагы узышта бер генә кеше катнашты. Иске Ильдеряк мәктәбе директоры Алексей Буинский батырлык күрсәткәне өчен беренче призны алды.
Призерларның һәркайсына Мактау кәгазьләре, медальләр, ә җиңүчеләргә шуңа өстәп башлыклар да бирелде.

Призовые места заняли

Среди девушек 2003 г.р.

1 место - Сарвартдинова Алсу Ст Ибрайкино

2 место - Данилова Анастасия Ст Ильдяряково

3 место - Клюева Таисия- Ст. Ильдяряково

Среди юношей 2003 г.р.

1 место - Мустафин Ильгиз Ст. Ибрайкино

2 место - Мулеев Никита Ст Тимошкино

3 место - Мифтахов Булат Ст. Ибрайкино

Среди девушек 2000-2002 г.р.

1 место Зарубежнова Виктория Ст Ильдяряково

2 место Нагуманова Чулпан - Ст Ибрайкино

3 место Гайнутдинова Гульфия Ст. Ибрайкино

Среди юношей 2000-2002 г.р.

1 место Бикушев Рафис - Ст.Ибрайкино

2 место Шарифуллин Айрат - Ст. Ибрайкино

3 место Сайфуллин Ильсаф- Ст. Ибрайкино

Среди девушек 1997-99 г.р.

1 место Сарвартдинова Сарвиназ-Ст. Ибрайкино

2 место Степанова Мария - Сунчелеево

3 место Степанова Ирина - Сунчелеево

Среди юношей 1997-99 г.р.

1 место Сагитов Рафис - Ст. Ибрайкино

2 место- Сулейманов Юрий - Ст. Ильдяряково

3 место- Посредников Станислав - Ст. Ильдяряково

Среди мужчин 18-49 лет

1 место Кожеманов Владимир -

2 место Гусляков Егор

3 место Бикушев Раис

Среди мужчин 50-59 лет

1 место Альметкин Владимир Ст. Ильдяряково

2 место Давыдов Александр Аксубаево (Дорожный)

3 место Крмаков Василий Аксубаево

Среди мужчин 60 лет и старше

1 Воркунов Леонид Сунчелеево

2 Леонтьев Геннадий Аксубаево

3 место Крайнов Геннадий

Среди женщин призовые места заняли

Степанова Надежда

Мясникова Лилия

Исаншина Алина

Стоянова Венера

Шихранова Зоя

Куклина Елена

Аюханова Гульнара

Мингалимова Флюра

Леонтьева Зинаида

Капитонова Наталья

Краснова Валентина

Борисова Анна

Самый молодой спортсмен

Бульбов Дима

Самый возрастной спортсмен

Степанов Георгий

фото http:// http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/50-q-2015q.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев