Чаңгы сезоны ачылды
Иске Ибрайда чаңгы буенча беренче ярышлар булып үтте. Ярышларда 12 команда катнашты. Катнашучылар арасында 9 яшьтән алып 50 яшькә кадәрле кешеләр бар иде. Оештыручылар бик әйбәт чаңгы юлы әзерләгәннәр. Әлеге спорт бәйгесенә җентекләп әзерләнүчеләргә ул уңыш китерде. 2004-2005 елда туган кызлар арасында бер километр дистанциягә йөгерүдә Иске Ильдеряктан Тамара Клюевага...
Иске Ибрайда чаңгы буенча беренче ярышлар булып үтте.
Ярышларда 12 команда катнашты. Катнашучылар арасында 9 яшьтән алып 50 яшькә кадәрле кешеләр бар иде. Оештыручылар бик әйбәт чаңгы юлы әзерләгәннәр. Әлеге спорт бәйгесенә җентекләп әзерләнүчеләргә ул уңыш китерде.
2004-2005 елда туган кызлар арасында бер километр дистанциягә йөгерүдә Иске Ильдеряктан Тамара Клюевага тиңнәр булмады. Шул ук дистанциядә шул ук яшьтәге малайлар да көч сынашты. Монда Иске Ибрайдан Илназ Сруров беренчелекне яулады. Ике яшькә өлкәнрәк кызлар арасында Иске Ибрайдан Алсу Сәрвәртдинова призлы урынны алды. Бу яшьтәге малайлар арасында ике километрлы дистанциядә киеренке көрәш барды. Иске Тимошкино мәктәбеннән Алексей Бульбов үз көндәшләренә шанс калдырмады. 2000-2001 елда туган кызлар арасында Чулпан Ногманова ышанычлы рәвештә җиңде. Әлеге яшь категориясендәге егетләр өч километрга йөгерделәр һәм монда Айрат Шәрифуллин иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте.
1998-99 нчы елларда туган кызлар арасында Энҗе Шәрифуллинага тиңнәр булмады. Ике яшькә өлкәнрәк кызлар арасындагы ярышларда Илзидә Хәйруллина җиңүче булды.
Биш километрга йөгерүче егетләр өчен чаңгы юлы авыр бирелде. Монда Җәүдәт Гилманов лидерлыкны алды. Ике яшькә өлкәнрәк егетләр арасында Рәмис Бикушев беренчелекне алды. Барлык спортчылар да Иске Ибрай мәктәбе укучылары.
Өлкән яшьтәге спортчылар арасындагы ярышлар аеруча кызыклы үтте. 40 яшькә кадәрле ир-атлар биш километрлы дистанциядә ярыштылар, монда Иске Тимошкинодан Владимир Кожеманов беренче урынны алды. Ике километрга йөгергән 40 яшьтән узган хатын-кызлар арасында Савруштан Анфиса Ишметова җиңде. 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында Иске Ильдеряктан Владимир Альметкин иң җитезе булды. Биш километрлы дистанциядә 40-50 яшьлек ир-атлар көч сынашты. Әлеге дистанцияне иң беренче үткән Рәис Бикушев чын лидер һәм чаңгы юлы хуҗасы булуын исбатлады.
Гомуми зачетта беренче урын Иске Ибрай командасына бирелде, икенче урында - искеильдеряклылар, Иске Тимошкино командасы өченче урында. Барлык җиңүчеләр дә ДЮСШ грамотасына һәм медальләргә лаек булдылар. Шулай ук алар иганәчеләр Равил Мусин, Дамир Мусин, Рузалия Мусина һәм Илфар Юнысовтан бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев