Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Чаңгы юлы иң яхшы спортчыларны билгеләде

Татарстанда «Россия чаңгы юлы - 2024» Бөтенроссия массакүләм чаңгы йөгереше кысаларында Аксубай спортчылары көч сынашты

Районның төп чаңгы юлында сәламәт яшәү рәвеше яклы булучылар – район мәктәпләре укучылары, эшче яшьләр, урта яшьтәгеләр һәм пенсионерлар җыелды. Ярышлар спорт дәрте белән үтте. Иң көчлеләр призлы урыннарны яуладылар.

2012-2013 елгы үсмерләр арасында Руслан Галяутдинов (Иске Ильдеряк мәктәбе), беловкалылар Егор Евлампьев һәм Данил Краснов призерлар булдылар. Аларның яшьтәшләре арасында урыннар түбәндәге тәртиптә билгеләнде: I урында – Әдилә Минвәлиева, II дә – Әдилә Абзалова (икесе дә Иске Ибрай мәктәбеннән), III дә – Мария Крайнова (Сөнчәле мәктәбе).

2010-2011 елгы үсмерләр арасында финишка беренче булып – искеибрайлы Самат Сөләйманов, икенче булып – Петр Данилов һәм өченче булып Виталий Морозов (икесе дә Иске Ильдеряк мәктәбеннән) килде. Әлеге яшьтәге кызлар арасында призлы урыннарга Зәйнәп Латыйпова һәм Эльвира Гарифуллина лаек булды (икесе дә Иске Ибрай мәктәбеннән). Өченче призер булып Галина Самохвалова (Иске Ильдеряк мәктәбе) танылды.

2008-2009 елгы үсмерләр арасында көч сынашуларда беловкалылар Дмитрий Бульбов һәм Богдан Борзов беренче һәм икенче урыннарны үзара бүлештеләр, Иске Ильдеряктан Сергей Горбунов өченче нәтиҗә күрсәтте. Аларның яшьтәшләре арасында Камилла Дмитриева (Иске Тимошкино мәктәбе) һәм Иске Ильдеряк мәктәбе вәкилләре Александра Муртазина һәм Ксения Пикалова призерлар өчлегенә керделәр.

Ике елга өлкәнрәк яшүсмерләр арасындагы узышта Иске Ибрай спортчылары Рәҗәп Хәйбуллин, Рамазан Мифтәхов һәм Сәет Сәйфуллин беренче, икенче һәм өченче урыннарны яуладылар. 2006-2007 елларда туган кызлар арасындагы ярышларда Иске Ильдеряк мәктәбеннән Екатерина Беловага тиңнәр булмады. Иске Ибрай мәктәбеннән Чулпан Батдалова – икенче, 3 нче Аксубай мәктәбеннән Айгөл Алмакаева өченче нәтиҗәгә ирештеләр.

Оешмалар җитәкчеләре арасында йөгерештә Николай Кондратьев (“ФИТ” сәнәгать төзелеше) иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, икенче урында – Борис Соломонов (район авыл хуҗалыгы идарәсе), өченче урында – Флен Зәйнуллин (“Татэнергосбыт” филиалы).

18-29 яшьлек хатын-кызлар арасында Айсылу Сафиуллина (Иске Ибрай) җиңүче дип танылды.

30-49 яшьлек ир-атлар арасында Кәкре Күлдән Егор Гусляков, Иске Ибрайдан Рәис Бикушев һәм Александр Пикалов (“Татавтодор”) өч призлы урынны алдылар.

Әлеге яшь төркемендәге хатын-кызлар арасында Кристина Кондратьева (район башкарма комитеты) финишка беренче килде. Любовь Митрюхинова (“Татавтодор”), Ирина Николаева (район Советы) икенче һәм өчен нәтиҗә күрсәттеләр.

50-59 яшьлек ирләр арасында беренче һәм икенче урыннарны Сергей Купцов (“Татекс”) һәм Сергей Ласточкин (“Татавтодор”) үзара бүлештеләр. Әлеге яшь төркемендәге хатын-кызлар арасында Зоя Шихранова (3 нче Аксубай мәктәбе) җиңү яулады, Сөнчәледән Надежда Степанова һәм Нина Галлимова (спорт мәктәбе) икенче һәм өченче призерлар булдылар. 60 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында Владимир Альметкин җиңүче булды.

Призерлар яшьләр эшләре буенча бүлектән медальләр һәм Мактау грамоталар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев