Бәйрәмдә спорт чаралары
Үзәк шугалак көн саен сәгать 17:00дән 22:00га кадәр, "Дельфин" бассейны 31 декабрь көнне 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 2017 елның 2 гыйнвареннән - штат режимында. "Яшьлек" спорт комплексы гадәти тәртиптә 2 гыйнвардан килүчеләрне кабул итәчәк. 4 гыйнвар көнне Яшьләр үзәгендә 1999 елда туган һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча...
Үзәк шугалак көн саен сәгать 17:00дән 22:00га кадәр, "Дельфин" бассейны 31 декабрь көнне 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
2017 елның 2 гыйнвареннән - штат режимында. "Яшьлек" спорт комплексы гадәти тәртиптә 2 гыйнвардан килүчеләрне кабул итәчәк.
4 гыйнвар көнне Яшьләр үзәгендә 1999 елда туган һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шахмат буенча Аксубай районы беренчелегенә шәхси-команда ярышлары уздырылачак. Башлана сәгать 9:30да.
5 гыйнвар көнне "Яшьлек" спорт комплексында Н.А. Краснов истәлеге призына ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча район турниры үткәреләчәк. Башлана 9:30да.
6 гыйнвар көнне - Яшьләр үзәгендә 1999 елда туган һәм яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында шашка буенча Аксубай районы беренчелегенә ярышлар уздырылачак.
6 гыйнварда "Дельфин" бассейны базасында рус бильярды буенча район турниры үтәчәк. Башлана 9:30да.
7 гыйнварда үзәк шугалакта хоккей буенча яңа ел турниры үтә. Башлана сәгать 10да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев