Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Бозга – барысы бергә

Аксубайда «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам!» исеме астында гаилә хоккей фестивале узды.

Чара Россия хоккей Федерациясе ярдәме белән Елена һәм Геннадий Тимченколарның «Добрый лед» Хәйрия фонды программасы буенча уздырыла. Быел спорт чарасы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында спорт мәктәбе тарафыннан оештырылды. Үзәк хоккей мәйданчыгында теләге булган һәркем җыелды: җыелма командалар, районның спортны үз иткән гаиләләре җыелды.

Ярышлар яшь төркемнәре буенча үткәрелде. Катнашу өчен 33 команда гариза бирде, алар сигез дивизионга бүленде. Ярышларның төп судьясы Нияз Хисмәтов, аның ярдәмчесе – Семен Яругин булды.

Бозга өч кешедән торган командалар чыкты. Ярышлар хоккей кырының өчтән бер өлешенә тигез мәйданчыкларда узды. Балалары белән әти-әниләр җиңү өчен көч сынашкан гаилә дивизионы чыгышы, әлбәттә, иң кызыклысы булды.

Спорт чарасын оештыручылар чын гаилә бәйрәме булсын өчен тырыштылар. Спортның сәламәт булырга ярдәм итүе беркемгә дә сер түгел. Җанатарлар командаларга көч биреп тордылар, хоккей мәйданчыгы янында иртәнге сәгать 7дән үк ЗГВ ветераннары Руслан Терегулов һәм Михаил Ефимов инициативасы белән оештырылган кыр кухнясы урнашты, анда һәр катнашучыны һәм кунакны ботка һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Шул ук көнне җиңүче командалар билгеле булды. Гаилә дивизионында «Ласточки» (Иске Ибрайдан Кадыйровлар гаиләсе) һәм «Барс» (Аксубайдан Хисмәтовлар гаиләсе) командалары – беренче урынны, «Сельсовет» (Кисыдан Макаровлар гаиләсе) һәм «Журавчики» (Савгачтан Журавлевлевлар гаиләсе) комнадалары – икенче урыннарны яуладылар, «Уржанисты» (Аксубайдан Ашаевлар гаиләсе) һәм «Ибрайкинские ястребы» (Иске Ибрайдан Сәйфуллиннар гаиләсе) командалары «бронза» призер булдылар.

Белем бирү учреждениеләре арасында Аксубайның 3 нче мәктәбе – беренче, Савгач мәктәбе – икенче, Иске Ибрай мәктәбе өченче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев