Бильярд сөючеләр осталыкта ярыштылар
Кәкре Күл авыл мәдәният йортында бильярд буенча «Алтын кий» турниры узды.
Бу кәкрекүллеләр өчен традицион спорт чарасы һәм анда катнашучыларның саны ел саен арта бара. Бу юлы да Галина Андреева оештырган ярыш авыл яшьләренең активлыгы белән узды. Ярышларның баш хөкемдары бильярд буенча мастер Николай Кондрашов катгый һәм гадел булды.
Уен нәтиҗәләре буенча турнир таблицасында беренче урынны Даниил Андреев алды. Икенче урында Станислав Коннов, өченче призер Игнат Кондрашов. Призерлар Кәкре Күл авыл җирлеге башлыгыннан дипломнар, катнашучылар сертификатлар һәм татлы призлар алдылар.
Фото: Кәкре Күл мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев