Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Баскетболчылар ярышты

«Юность» спорт комплексында 1999-2000 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге ярышлары үтте. Анда 6 яшүсмерләр командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны-мюдлылар (тренер Рәис Бикулов), икенче урынны-3 нче Аксубай урта мәктәбе (Геннадий Леонтьев) һәм өченче урынны савгачлылар (Алексей Калинин) алды. Кызлардан ярыш мәйданына 10 команда чыкты....

«Юность» спорт комплексында 1999-2000 елларда туган яшүсмерләр һәм кызлар арасында баскетбол буенча район беренчелеге ярышлары үтте.
Анда 6 яшүсмерләр командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны-мюдлылар (тренер Рәис Бикулов), икенче урынны-3 нче Аксубай урта мәктәбе (Геннадий Леонтьев) һәм өченче урынны савгачлылар (Алексей Калинин) алды.
Кызлардан ярыш мәйданына 10 команда чыкты. Монда урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урын - Мюд җыелма командасына (тренер Фәрхать Гайнуллин), икенче урын-3 нче Аксубай урта мәктәбенә (Геннадий Леонтьев) һәм өченче урын искеибрайлыларга (Рәис Бикушев) бирелде.
Призлы урыннарны алган командалар-грамоталар, ә беренче урыннарны яулаучылар ДЮСШ кубоклары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев