Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Барс» командасы «Алтын алка» финалына чыкты

2007-2008 елларда туган үсмерләр хоккей командасы «Алтын алка» Бөтенроссия турниры төбәк этабының финал уеннарында беренче урынны алды.

Спортчылар Бөтенроссия ярышлары финалында Татарстан Республикасы данын яклау хокукын алдылар.

Ул турниры профессиональ аренада спорт карьерасын дәвам итәргә хыялланучы яшь хоккейчылар өчен яхшы старт булып тора. Моннан тыш, тренерлар мондый ярышлар мөмкин кадәр күбрәк узарга тиеш, дип саный. Чөнки хоккейның популярлыгы елданел арта бара.

Финал уеннары Аксубайның төп хоккей мәйданчыгында үтте. Биредә Алексеевск, Балтач, Кайбыч, Чүпрәле районнарыннан берьюлы берничә команда һәм мәйдан хуҗалары – «Барс» командасы катнашты. Ике көн дәвамында 14-15 яшьлек спортчылардан торган командалар боз мәйданчыгында киеренке көрәш алып бардылар.

Алексеевскның «Юность» командасы бишенче урынга чыкты, Чүпрәленең «Өмет» командасы – дүрте нче, Кайбычның «Кайбыч» командасы өченче булды. Икенче урынны Балтачның «Балтач» командасы яулады. Мәйдан хуҗалары – «Барс» хоккей командасы турнир җиңүчесе булды. Команданың бербер артлы җиңүләргә ирешү тәэсирләндерә.

Февраль ахырында «Барс» хоккей командасы Бөтенроссия финалында район һәм шулай ук Татарстан данын яклаячак. Ил төбәкләренең иң көчле командалары Башкортостан Республикасының Салават шәһәре бозында көч сынашачак.

Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча гадәттәгечә иң яхшы спортчыларны билгеләделәр. Шулай итеп, иң яхшы капкачы булып – Илсаф Нигъмәтов (“Барс”), иң яхшы сакчы булып – Илфир Гомәров (“Кайбыч”), иң яхшы һөҗүмче булып – Әмир Абдрахманов (“Балтач”), иң яхшы уенчы булып Вадим Журавлев (“Барс”) танылдылар.

Турнирны ябу тантанасында рәхмәт һәм котлау сүзләре белән Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов һәм ярышларның баш хөкемдары Михаил Бойцов чыгыш ясадылар.

– Чираттагы тапкыр туган төбәгебез командабызга беренчелекне яуларга ярдәм итте. Тренерларга егетләр белән үзегезне аямыйча шөгыльләнүегез өчен рәхмәт белдерәм. Чыннан да, команда эше көйле булганда гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була, – дип билгеләп үтте Камил Камал улы. – Спорт сезне гомерегез буена озата барсын. Хәзер сезнең спортка ни дәрәҗәдә бирелүегез киләчәктә сезнең нинди булачагыгызны билгели. Сезгә нык сәламәтлек һәм яңа җиңүләр телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев