Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Авыл җыелма командалары Сабан туе уңаеннан оештырылган уеннарда көч сынаштылар

«Сокол» футбол командасы икенче ел рәттән ярышлар Кубогына ия булды.

Милли Сабан туе бәйрәмендә ир-атлар командалары арасында футбол буенча ярышлар узды. «Аксу», «Сокол» һәм «Савгач» командалары арасында финал тубын «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән спорт мәйданчыгында уйнаттылар.

Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Савгач авылы футболчылары алды. Беренче урын өчен көрәшне районның иң көчле командалары – «Аксу» һәм «Сокол» дәвам итте. Матчның төп вакыты 2:2 исәбе белән тәмамланды. Матчтан соң пенальтилар сериясендә «Сокол» җыелма командасы җиңү яулады. Команда икенче ел рәттән җиңүче булды.

Футбол турнирында катнашучылар истәлекле призлар белән бүләкләнделәр. Спортчылар да, җанатарлар да бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Уеннар мавыктыргыч һәм кызыклы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев