Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аларны спорт берләштерде

Район спортчылары шимбә көнне бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Алар гадәт буенча Изге Чишмәдә җыелдылар. Көчле һәм җитез, кыю һәм оста спортчылар районга спорт өлкәсендә зур җиңүләр алып килгәннәр, төрле спорт төрләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бердәм команда булып билгеләп үттеләр. - Хоккейда да, футболда да, чаңгы спортында...

Район спортчылары шимбә көнне бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.



Алар гадәт буенча Изге Чишмәдә җыелдылар.


Көчле һәм җитез, кыю һәм оста спортчылар районга спорт өлкәсендә зур җиңүләр алып килгәннәр, төрле спорт төрләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен бердәм команда булып билгеләп үттеләр.


- Хоккейда да, футболда да, чаңгы спортында да быел без республика дәрәҗәсендә алгы сафларда. Район гомумән халыкны спортка тартуда да үз күрсәткечләрен яхшыртты. Монда тулысы белән сезнең тырышлык бар. Бу сезнең зур җаваплылык, күп белем, үзегез өстендә эш, үстерелеш тәлап итә торган көндәлек эшегез, - дип билгеләп үтте котлау сүзендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.


Башкарма комитетның спорт һәм яшьләр эше бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов коллегаларына изге рәхмәт сүзләрен юлладылар.


Һәр район кешесенең нәтиҗәләр өчен генә түгел, ә күңеле кушканга спортзалга йөрүен, спорт белән шөгыльләнүен теләделәр. Тәҗрибәле, атаклы спортчыларга һәм физкультурачыларга үзләре тарафыннан изге Аксубай спорт традицияләре белән тәрбияләнгән яшь буын килсен. Ә спортта бары тик югары күрсәткечләр генә булсын, имгәнүләр булмасын, дигән сүзләр юлладылар.


Беренче чиратта юбилярлар - тренер-укытучылар, физкультура укытучылары Рәис Бикулов, Василий Чугунов, Зоя Шихранова, Анфиса Яшметова, Александр Скворцов коллегаларыннан котлаулар кабул итте.


Бәйрәмнең тантаналы өлеше әлеге өлкәдә иң яхшыларны хөрмәтләү мизгеле булды. Зоя Шихранова, Василий Чугунов, Владимир Альметкин, Рәис Бикушев спортны үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.


Владислав Мулеев Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Надежда Степанова, Айрат Гайнуллин, Фәрхәт Гайнуллин, Геннадий Леонтьев, Татьяна Атряскинага Спорт һәм яшьләр эше министрлыгының дипломнары тапшырылды.


Татарстан Республикасының футбол федерациясе дипломы белән Евгений Башкиров, ТР Футбол федерациясенең Рәхмәт хатлары белән Станислав Зайцев, Валерий Павлов бүләкләнде. Спорт һәм яшьләр эше министрының Рәхмәт хаты белән Рәис Бикулов, Шамил Мотыйгуллин, Җәмилә Сәйфуллина билгеләп үтелде.


Югары спорт бүләген - "Татарстан Республикасы физик культура отличнигы" билгесенә Анфиса Ишметова лаек булды.
Спортчылар - бердәм халык. Бергә аларга югары спорт күрсәткечләренә һәм нәтиҗәләренә ирешеп кенә калмыйча, бәйрәмнәрен дә зурлап үткәрәләр. Күргәнебезчә, спортчылар эстрада артистларыннан бер дә калышмыйлар - бизәлгән сәхнәдә рус, татар, чуаш халык җырлары, хәтта гитарага кушылып, барды җырлары да яңгырады. Спортчылар әйтүенчә, алар шулай гына тагын бер спорт елына энергия җыялар, һәм киләсе ел яңа уңышлар һәм нәтиҗәләр белән билгеләп үтелер, дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев