Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубайлылар – финал җиңүчеләре

Аксубайның үзәк боз шугалагында урта төркем үсмерләр (2005-2006 елларда туган) арасында А.В. Тарасов исемендәге "алтын алка" клубының яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалы үтте. Ярышлар "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимаги хәрәкәте күзәтчелеге астында үтте. Аксубайның хоккей буенча җыелма командасы кызыклы, нәтиҗәле уен күрсәтте. Беренче матчтан ук җанатарлар, кискен...

Аксубайның үзәк боз шугалагында урта төркем үсмерләр (2005-2006 елларда туган) арасында А.В. Тарасов исемендәге "алтын алка" клубының яшь хоккейчылары Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалы үтте.
Ярышлар "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимаги хәрәкәте күзәтчелеге астында үтте. Аксубайның хоккей буенча җыелма командасы кызыклы, нәтиҗәле уен күрсәтте. Беренче матчтан ук җанатарлар, кискен гол кертү һәм комбинацияләрне көтеп, киеренке халәт кичерделәр. Шуңа боз өстендә күзәтелгән һәр кискен момент күпсанлы җанатарларның көч биреп торган тавышлары белән аерылып торды. Аксубайның "Барс" командасы, Кайбыч һәм Алексеевск районнары командаларын җиңеп, финал җиңүчесе булды. Командада районның иң яхшы хоккейчылары: Алексей Бобов, Вадим Журавлев (Савгач мәктәбе), Рәдис Вәлиуллин, Зиннур Мотыйгуллин, Инсаф Насретдинов, Айнур Фәезов (Яңа Ибрай мәктәбе), Николай Сабаев, Александр Елисеев, Инсаф Шәязданов, Дмитрий Маланчев, Ильдан Хисмәтов, Михаил Безруков, Руслан Кәримов (3 нче мәктәп) уйный. Призерлар лаеклы бүләкләр алдылар - ТРның хоккей федерациясе медальләре һәм кубоклар. Безнең команда вәкиле Дмитрий Маланчев финалның иң яхшы капкачысы итеп танылды.
Хоккейчыларны ТРның хоккей буенча федерациясе вәкиле Андрей Воробьев, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Радик Канәфин, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов котладылар.
"Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимаги хәрәкәтенең Кама аръягы зонасында координацион совет рәисе Ирина Телешева һәм район бүлеге җитәкчесе Леонид Жуков яшь хоккейчыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
- Егетләрнең чыгышлары канәгатьләндерде, - дип белдерде үз фикерен Аксубай җыелма командасы тренеры Нияз Хисмәтов. - Ләкин ирешелгәннәр белән генә тынычланырга ярамый, алга таба җиң сызганып эшләргә, чөнки алда җаваплы матчлар көтә. Без Россия дәрәҗәсендә Татарстан өчен чыгыш ясаячакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев