Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай районының спорт меридианнарында: Йөзү

Аксубайның йөзү бассейнында укучылар арасында йөзү буенча район ярышлары үткәрелде. Йөзү алымы - ирекле. 2000-2002 елда туган өлкән катнашучылар арасында 100 метрга йөзүдә беренчелекне 3 нче мәктәп укучысы Владимир Шишкин алды, Иске Ильдеряк укучысы Никита Кириллин - икенче һәм 3 нче мәктәптән Виктор Белов өченче урында. 50 метрга йөзүдә беренче...

Аксубайның йөзү бассейнында укучылар арасында йөзү буенча район ярышлары үткәрелде.

Йөзү алымы - ирекле. 2000-2002 елда туган өлкән катнашучылар арасында 100 метрга йөзүдә беренчелекне 3 нче мәктәп укучысы Владимир Шишкин алды, Иске Ильдеряк укучысы Никита Кириллин - икенче һәм 3 нче мәктәптән Виктор Белов өченче урында. 50 метрга йөзүдә беренче нәтиҗәгә 3 нче мәктәптән Илсаф Хәмидуллин иреште, лицей укучысы Денис Капитонов - икенче һәм Иске Ильдеряктан Никита Кириллин өченче булдылар.

Шул ук яшьтәге кызлар арасында беренче һәм икенче урыннарны 3 нче мәктәп укучылары алды - Ксения Воркунова һәм Вероника Куштукова, өченче урында - Шәрбән авылыннан Алия Минсабирова. 100 метрга йөзүдә 3 нче мәктәп укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр: Юлия Мигачева - беренче, Ксения Воркунова һәм Анастасия Ефимова - икенче һәм өченче булдылар.

Бер яшькә кечерәк егетләр арасында (2003-2004 елларда туган) 50 метрга йөзүдә иң яхшы нәтиҗәне 3 нче мәктәп укучысы Илһам Сөнгәтуллин күрсәтте. Иске Ильдеряк мәктәбе укучысы Сергей Кириллин һәм 3 нче мәктәптән Кәрим Яфизов - 2 һәм 3 нәтиҗәләргә ирештеләр. Кызлар арасында беренче 3 урынны 3 нче мәктәп кызлары алды: Анна Галочкина, Юлия Мигачева һәм Арина Кучукова.

2005-2006 елларда туган спортчылар да шул ук араны йөзделәр. Призерлар булып Никита Иванычев, Марат Шәрәфиев (икесе дә лицей укучылары) һәм Григорий Бондарев билгеләнде (3 нче мәктәп укучысы). Кызлар арасында ярышларда беренче һәм икенче урынга кабат лицей укучылары лаек булды - Гүзәл Шәязданова һәм Алинә Салаватуллина, 3 нче мәктәп укучысы Ульяна Иванычева өченче урында.

Йөзү ярышларының иң яшь катнашучылары - 2007-2010 елларда туган укучылар. Аларның күбесе йөзү буенча район ярышларында беренче тапкыр көч сынашты. 3 нче мәктәп укучысы Владислав Федоров җиңүгә иреште, Киса мәктәбеннән Егор Егоров һәм 3 нче мәктәп укучысы Дмитрий Полященко - икенче һәм өченче призерлар булдылар. Кызлар арасында Алинә Салаватуллина иң беренче йөзеп килде (Аксубай лицее). Икенче булып - 3 нче мәктәптән Дарина Шарашева, өченче булып Иске Ильдеряк мәктәбеннән Ангелина Кириллина килде.

Катнаш эстафета ярышлары тагын да мавыктыргыч булды - 50шәр метрга йөзүдә 4 спортчы катнашты. 2000-2002 елларда туган укучылар арасында Аксубайның 3 нче мәктәбе лидерлыкка чыкты, Иске Ильдеряк мәктәбе йөзүчеләре икенче призер. Бер яшькә кечерәк укучылар эстафетасында 3 нче мәктәп кабаттан җиңүгә иреште, Аксубай лицее икенче нәтиҗә күрсәтте. Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча 3 нче мәктәп - беренчелекне яулады, икенче урында - Аксубай лицее һәм Иске Ильдеряк мәктәбе командасы өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев