Аксубай районының спорт меридианнарында: Мини-футбол
Районда үткән мини-футбол беренчелеге якты һәм истә калырлык мизгелләр белән үрелеп барды. 2001-2002 елгы катнашучылар арасында уеннар аеруча да кискен үтте. Егетләр арасында мини-футбол уеннарында Аксубай лицее укучылары көндәшләренә җиңүгә юл бирмәделәр. Иске Ибрай һәм 3 нче мәктәп укучылары икенче һәм өченче призерлар булдылар. Шул ук яшьтәге кызлар арасында 3...
Районда үткән мини-футбол беренчелеге якты һәм истә калырлык мизгелләр белән үрелеп барды.
2001-2002 елгы катнашучылар арасында уеннар аеруча да кискен үтте. Егетләр арасында мини-футбол уеннарында Аксубай лицее укучылары көндәшләренә җиңүгә юл бирмәделәр. Иске Ибрай һәм 3 нче мәктәп укучылары икенче һәм өченче призерлар булдылар. Шул ук яшьтәге кызлар арасында 3 нче мәктәп уенчылары иң күп балл җыеп беренче урынны алдылар, икенче һәм өченче урыннарда - Аксубай лицее һәм Иске Ибрай мәктәбе кызлары.
2003-2004 елларда туган егетләр арасында Савгач мәктәбе егетләре матчларны уңышлы уздырып, беренче урынга чыктылар. 2 нче мәктәп һәм лицей егетләре - икенче һәм өченче баскычта. Футбол кырында аларның яшьтәш кызлары уйнаган вакытта, район үзәге кызларының җитезрәк һәм көчлерәк булуы ачыкланды. Турнир таблицасы баскычларын да алар яулады: Аксубай лицееның ике командасы - беренче һәм икенче, 3 нче мәктәп - 3 урында.
2005-2006 елларда туган егетләр командалары арасында җиңүне кабат лицей укучылары яулады, Савгач һәм 3 нче мәктәп командалары - икенче һәм өченче булдылар.
Мини-фуболның иң яшь уенчылары да (2006-2008 елларда туган) тренерларының өметләрен акладылар. Иске Ибрай мәктәбе укучыларына уңыш елмайды, Аксубай лицее һәм 3 нче мәктәп кызлары пъедесталның 2 һәм 3 баскычларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев