Аксубай данын яклап
Казанда Җиңүнең 71 еллыгына багышланган шахмат буенча республика блицтурниры узды. Илледән артык катнашучының яртысы спорт мастерлыгына кандидат исемен йөртә, бишесе ФИДЕ осталары булып тора. Шахмат фронтында Аксубайны экс-чемпион Адель Купцов һәм Тимур Мәгыйзов тәкъдим итте. Турнир башында ике спортчы да иң көчле унлыкта ышанычлы урын алган булса, алга таба аларга...
Казанда Җиңүнең 71 еллыгына багышланган шахмат буенча республика блицтурниры узды.
Илледән артык катнашучының яртысы спорт мастерлыгына кандидат исемен йөртә, бишесе ФИДЕ осталары булып тора. Шахмат фронтында Аксубайны экс-чемпион Адель Купцов һәм Тимур Мәгыйзов тәкъдим итте. Турнир башында ике спортчы да иң көчле унлыкта ышанычлы урын алган булса, алга таба аларга бер-бер артлы тагын да көчлерәк көндәшләр очрап кына торды (ярышлар үткәрүдә Швейцария системасының үзенчәлеге шундый). Нәтиҗәдә Адель иң көчлеләр бишлегенә керде, Тимур 24 нче урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев