Аксубайның 1нче мәктәбе укучылары барлык матчларны да оттылар
«Юность» УСЗда мини-футбол буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.
Ярышларда 2007-2008 елгы кызлар катнашты. Виталий Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай урта мәктәбе вәкилләре көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмады. Алар барлык матчларны да отып, спорт пьедесталының иң югары баскычын яуладылар. Икенче урында – Аксубайның 3нче мәктәбе укучылары. Өченче призерлар – Иске Ибрай мәктәбе спортчылары.
“Иң яхшы капкачы” дип 3нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Диана Паршунина; “Иң яхшы уенчы” дип – 1нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Гүзәл Вәлиуллина; “Иң яхшы сакчы” дип Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы Айсылу Хәлиуллина танылды.
Призерлар спорт мәктәбеннән грамоталар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев