Аксубайның 1 нче мәктәбе футболчы кызлары республика финалы призерлары булдылар
Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе командасы «Мәктәпкә мини-футбол» Бөтенроссия проектының финал уеннарында өченче урынны яулады
Республика ярышлары Яр Чаллыда узды, анда 2008 елгы һәм яшьрәк спортчы кызлар катнашты.
Аксубай районын Валерий Павлов һәм Сәяр Кәлимуллин тәрбияләгән спортчылар тәкъдим итте. Көч сынашуларда кызлар һәм малайлар футбол дружиналары катнашты.
Беренче уенда кызлар Казан мәктәбе командасы белән очраштылар. Уен башы бик үк уңышлы булмады – безнең дружина башкала спортчыларына 0 : 3 исәбе белән оттырды, аннары икенче очрашуда да Спас районы командасына 0 :2 исәбе белән оттырды. Йомгаклау матчы Аксубай кызларына, өченче призлы урынны тәэмин итеп, озак көтелгән җиңү китерде. Аксубайның 1 нче мәктәбе командасы Теләче районының футбол дружинасын 1 : 4 исәбе белән җиңде. Бу матчта Гүзәл Вәлиуллина – өч, Лиана Владимирова бер гол кертте. Алиса Безрукова шәп капкачы уены күрсәтте. Командада шулай ук Реана Шәйдуллина, Ландыш Сәгыйрова, Ремила Сафина, Милена Цаплюк һәм Амелия Кәлимуллина да бердәм уен күрсәттеләр.
Мәктәпнең малайлар командасы өчен ярышлар бик ук уңышлы тәмамланмады. Казан мәктәбеннән яшьтәшләре белән беренче уенны алар тигез исәп – 2 : 2 исәп белән тәмамладылар (Данил Семенов аерылып торды, көндәшләренең капкасына ике гол кертте). Мәйдан хуҗалары – чаллылылар белән очрашу җиңелүгә китерде.
– Без үзебезнең спортчыларның уеннарыннан канәгать, – ди Валерий Павлов. – Алар тырыштылар, әмма спортта һәрвакытта да теләгәнчә килеп чыкмый, әмма мондый дәрәҗәле турнирда катнашу тәҗрибәсе шулай ук файдалы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев