Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайлылар тугызынчы тапкыр Виталий Тимирясов истәлегенә турнир җиңүчеләре булдылар

Аксубайның 1 нче мәктәбендә якташыбыз – галим, Казан Икътисад, идарә һәм хокук институтына нигез салучы һәм аның беренче ректоры Виталий Тимирясов истәлегенә шахмат һәм шашка буенча ачык турнир узды.

Традицион ярышларга Нурлат, Чистай, Чирмешән һәм Аксубай районнарыннан шахмат сөючеләр килде. Төрле яшьтәге 100 дән артык интеллектуаль спорт төре тарафдары, ярышларда катнашып, якташыбызны искә алу өчен, Виталий Тимирясовның туган мәктәбенә җыелды.

Мәктәп аның исемен йөртә, аның тормышы һәм эшчәнлеге турында монда яхшы беләләр һәм аның турында хәтерне кадерләп саклыйлар. Виталий Тимирясовның кызы Асия Витальевна җитәкчеләгән югары уку йорты белән ныклы бәйләнеш бар. Аның инициативасы белән университет ел саен бу мәктәптә беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр укыган ике укучыны бушлай укырга кабул итә.

Мәктәптә тынлык урнашты, һәр катнашучының күңелендә дәрт кайнаса да, шахмат спорты тынлыкны үз итә. Интеллектуаль ярыш өч мәйданчыкта узды. Шахматчылар арасында матчлар киеренке барды. Алар арасында ел саен катнашучылар да, беренче тапкыр катнашучылар да бар иде.

Һәм менә хөкемдарлар коллегиясе йомгак ясады, барысы да мәктәпнең актлар залында җыелды.

– Виталий Гайнуллович тормышы – яшьләр өчен ачык үрнәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Ул белемгә омтылган, үз максатларына ирешкән. Мин дә сезгә бары тик алга баруыгызны телим, сезгә үрнәк алыр кеше бар.

Турнирда катнашучыларга рәхмәт сүзләре белән Асия Тимирясова мөрәҗәгать итте.

– Аксубай җирендә шахматчылар бик күп, – дип ассызыклады ул. – Өлкәннәр миңа монда беренче шахмат турниры 1968 елда уздырылган дип әйттеләр. Бу традицияне дәвам итәргә, киңәйтергә кирәк, безнең университет моңа ярдәм итәргә әзер.

Призерларны бүләкләү күтәренке рухта узды, Асия Тимирясова һәр призерга бүләкләрне шәхсән тапшырды һәм алга таба уңышлар теләде.

Турнир аксубайлылар өчен нәтиҗәле тәмамланды. Геннадий Горбунов җитәкчелегендәге Аксубай районы командасы Виталий Тимирясов истәлегенә оештырылган турнирда кабат җиңү яулады, Чистай һәм Нурлат шахматчылары икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

Шахмат буенча шәхси беренчелектә: бишенче-сигезенче сыйныф кызлары арасында икенче һәм өченче урыннарны Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Дилә һәм Зилә Кадыйровалар бүлеште, шул ук яшь төркемендә малайлар арасында Түбән Татар Майнасы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Фаил Гафиятуллин җиңүче булды.

Тугызынчы-унберенче сыйныф кызлары арасында II урынны Аида Баталина (3 Аксубай мәктәбе), III урынны Юлия Борисова (2 Аксубай мәктәбе) алды.

Шашка буенча: беренче-дүртенче сыйныфта укучы кызлар арасында призерлар өчлегенә Рузия Хөснуллина (2 нче мәктәп), Дарина Морозова (3 нче мәктәп), Дарья Баландова (2 нче мәктәп) керде. Бу яшь төркемендә малайлар арасында беренче-өченче урыннарны Матвей Майоров (3 нче мәктәп), Олег Пименов (2 нче мәктәп), Даниил Золин (3 нче мәктәп) алды.

Хатын-кызлар арасындагы көч сынашуларда беренче урында – Татьяна Ванюкова, икенче урында – Виктория Михайлова, өченче урында – Алия Төхвәтуллина.

Ир-атлар арасында: беренче урында – Владимир Королев, икенче урында – Андрей Егоров, өченчен урында – Геннадий Горбатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев