Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайлылар ГТО нормативларын тапшырдылар

3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт мәйданчыгында «Сәламәт тәндә – сәламәт рух» спорт-сәламәтләндерү чарасы һәм ГТО нормаларын тапшыру булды.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләр алучы яшьләр белән төрле планлы эш алып баралар. Физик үсеш программасы буенча өченче мәктәп спорт мәйданчыгында алар спорт-сәламәтләндерү чаралары оештыралар.

Бу юлы яшьләр төркеме тренажерларда рәхәтләнеп шөгыльләнде. Физик зарядка аларга үзләрен яхшырак, хәрәкәтләрдә иркенрәк хис итәргә ярдәм итте. Моннан тыш, балалар ГТО нормативларын яшьләр белән эшләүнең бу юнәлеше буенча рәсми вәкиле – Аксубай районында ГТО буенча оператор Алмаз Камиловка тапшырдылар. Һәркем бу эшне уңышлы башкарды.

Фото: Алмаз Камилов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев