Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайдагы Спартакиада өченче яшьтәге иң актив вәкилләрне җыйды

“Юность” универсаль спорт залында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XIII республика пенсионерлар Спартакиадасының муниципаль этабы узды.

Ярышларга өченче яшьтәге иң актив вәкилләр җыелды. Җыелучыларны Аксубай районы буенча Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев җылы сәламләде, барысына да спорт казанышлары һәм нык сәламәтлек теләде.

– Район спартакиадасында иң нәтиҗәле катнашучылар республика ярышларында район намусын яклаячак, – дип билгеләп үтте ул.

Район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова спартакиадада катнашучыларга иң яхшы теләкләрен җиткерде.

Актив пенсионерлар клубы җитәкчесе Лидия Горбунова сәламәтлек, иминлек безнең үзебезгә бәйле, дип ассызыклады.

– Физкультура белән шөгыльләнергә, үз өстендә эшләргә, ялкауланмаска кирәк, – дип билгеләп үтте ул. – Монда җыелган кешеләр нәкъ менә шундый тормыш рәвеше алып баралар, алардан үрнәк алырлык.

Ярышлар бина эчендә (дартс һәм теннис) һәм спорт комплексы территориясендә (җиңел атлетика) узды.

Йөгерү нәтиҗәләре буенча Валерий Альметкин финишка – беренче, Василий Крмаков – икенче, Георгий Горбунов өченче булып килде.

Бу спорт төрендә хатын-кызлар арасында Маргарита Золина һәм Фәния Белова җиңү яуладылар, икенче урында – Раиса Мишанина.

Дартс пенсионерларның яраткан спорт төрләренең берсе, ул җитезлек һәм игътибарлылык таләп итә. Нәкъ менә шушы осталыкларны Александр Перепелкин, Валерий Альметкин һәм Василий Крмаков, шулай ук Маргарита Золина, Валентина Давыдова һәм Раиса Мишанина күрсәттеләр, алар беренче, икенче, өченче урыннарны алдылар.

Тенниста Фәнис Низаев турнир таблицасында беренче урынны биләде, Александр Перепелкинның ярыш нәтиҗәсе – икенче, Николай Матвеев өченче булды.

Призерларны бүләкләү тантаналы шартларда узды. Призлы урыннарны алган барлык катнашучылар яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев