Аксубайда Татарстанның җиде районы арасында йөзү ярышлары узды
«Дельфин» йөзү бассейнында Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган йөзү буенча беренчелек узды.
Аксубайда Әлки, Алексеевск, Спас, Нурлат, Мөслим, Яңа Чишмә районнары һәм мәйданчык хуҗаларының иң яхшы йөзүчеләре җыелды. Бу – төрле яшь категориясендә 120дән артык катнашучысы.
Бу көнне бассейнда берничә сәгать буена спорт азарты мохите хөкем сөрде. Команда әгъзалары үзләренекеләр өчен җан аттылар.
Бүләкләү тантанасына залда барлык катнашучылар да җыелды.
Спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җылы сәламләде.
– Спорт пьедесталына еш күтәрелер өчен, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек телим, – диде ул. – Үз тәрбияләнүчеләрен спорт биеклекләренә алып менүче тренерларга рәхмәт әйтәсе килә.
Бүләкләү тантанасы ярышларда катнашучыларның бердәм алкышлары астында узды. Спорт мәктәбенең йөзү буенча секция тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Самат Гайнуллин тәрбяиләгән спортчылар яхшы күрсәткечләргә ирештеләр.
Диона Кажукова, Оксана Ашаева һәм Никита Кадушкин төрле йөзү ярышларында икешәр алтын медаль; Арина Зубарева – алтын һәм көмеш медаль; Алиса Безрукова – алтын һәм бронза медаль; Рузия Хөснуллина – ике бронза медаль ; Екатерина Кудряшова һәм Дмитрий Елисеев – көмеш медаль; Дарья Егорова һәм Руслан Абрамов – бронза медаль. Нәтиҗәдә безнең команданың спорт янчегендә сигез алтын, биш көмеш һәм дүрт бронза медаль булды.
Кызлар командасы 400 метрлы дистанциядә (комплекслы йөзүдә), Нурлат командасына бераз юл биреп һәм Мөслим районы йөзүчеләреннән өстен булып, икенче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев