Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайда спорт мәктәбе беренчелегендә савгачлылар җиңү яулады

«Юность» спорт комплексында мәктәп командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды (2007-2008 елларда туган үсмерләр).

Беренчелеккә район үзәгенең өч мәктәбе, Савгач, Иске Ибрай, Иске Тимошкино һәм Емелькино урта гомуми белем бирү мәктәпләре спорт сөючеләре дәгъва кылды.
Савгач командасы яхшы нәтиҗә күрсәтте, алар Аксубайның 2нче мәктәбе укучыларын икенче урынга калдырып, җиңүчеләр булдылар. Өченче призер булып Емелькино урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы танылды.
Уен нәтиҗәләре буенча, республика ярышларында Аксубай намусын яклап көч сынашу өчен район җыелма командасына керәчәк иң яхшы уенчылар билгеләнде.
Фото: спорт мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев