Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубайда Кама аръягы зонасының яшь футболчылары ярыша

«Юность» спорт комплексында 2015 елгы яшүсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча ТР беренчелегенең зона ярышлары башланды.

Беренчелектә республиканың тугыз районы футбол командалары катнашачак. Шул исәптән Базарлы Матак, Чирмешән, Нурлат, Яңа Чишмә, Болгар, Чистай, Алексеескв, Лаеш һәм мәйданчык хуҗалары.

Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров мөрәҗәгать итте.

– Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм, – диде ул. – Сезгә спортта зур уңышлар телим. Сезнең спорт белән шөгыльләнүегез сезне сәламәт һәм тормышта уңышлы итә. Без киләчәктә дә сезне районыбыздагы ярышларда күрергә бик шатбыз.

Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. Спорт комплексында беренче матчны «Аксу» һәм Базарлы Матак командалары уздырды. Тренер Александр Лодоркин тәрбияләнүчеләре көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңде.

Җиңүче команда республика беренчелегендә катнашачак, аны шулай ук Аксубайда уздыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев