Аксубайда гер күтәрү буенча ярышлар узды
«Юность» спорт залында оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре арасында район Спартакиадасы кысаларында гер күтәрү буенча ярышлар узды.
Районның иң яхшы спортчылары үз көчләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Көрәш киеренке барды.
Ир-атлар арасында иң югары нәтиҗәгә Рәис Бикушев иреште. Ул 24 килограммлы герне 89 тапкыр күтәрде! Икенче урынны – Айрат Шәрифуллин, өченче нәтиҗәне Максим Казаков яулады.
Спортчыларның нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы зачетына кертеләчәк.
Фото яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев