Аксубай хоккейчылары Спорт мәктәбе беренчелегендә җиңүгә ирештеләр
Үзәк шугалакта 2012-2013 елларда туган яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча Спорт мәктәбе беренчелеге ярышлары узды.
Яшь хоккейчылар җиңү өчен җитди көрәштеләр. Аксубай өченче мәктәбе дружинасы барлык очрашуларда да яхшы әзерлек күрсәтте. Нәтиҗәдә, матчларны өстенлек белән тәмамлады һәм спорт пьедесталының беренче баскычына күтәрелде. Яңа Ибрай мәктәбе хоккей дружинасы – икенче, Иске Ибрай мәктәбе командасы өченче урынны алды. Савгачлыларга бу көн уңыш китермәде, әмма районның иң яхшы командалары белән очрашу аларга яхшы тәҗрибә һәм хоккей сөюче яшьтәшләре белән файдалы аралашу алып килде.
Призерларны бүләкләү тантаналы шартларда узды. Хоккейчыларны спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин җылы котлады, киләчәктә дә спортта уңышлар теләде.
Хөкемдарлар командаларның иң нәтиҗәле әгъзаларын да билгеләп үттеләр. Иң яхшы һөҗүмче дип – Руслан Галяветдинов (Иске Ибрай мәктәбе), иң яхшы сакчы дип – Рәдис Зартдинов (Яңа Ибрай мәктәбе), иң яхшы капкачы дип – Лев Кондратьев (Аксубай 3нче мәктәбе) танылды. Ярышларның иң яшь катнашучысы Кәбир Сәлаховка да бүләк тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев