Аксубай волейболчылары төбәк турнирында җиңү яуладылар
Аксубай дружинасы Нурлат шәһәрендә М.Хуҗин исемендәге спорт комплексы кубогына волейбол буенча турнирда уңышлы чыгыш ясады.
Ярышларда 2009 елда туган һәм яшьрәк (7-8 сыйныф укучылары) үсмерләр чыгыш ясады. Очрашулар түгәрәк системасы буенча оештырылды. Безнең спортчылар яхшы әзерлекне, бердәмлекне күрсәттеләр. Алар Әлки районы командасы белән – 2 : 1, Самара өлкәсе Челно-Вершины командасы белән 2 : 0 исәбе белән уйнадылар. Команда күп кенә җиңүләргә ирешеп, спорт пьедесталының беренче баскычын яулады.
– Мин үз тәрбияләнүчеләремә ышандым, – дип бүлеште тренер-укытучы Ольга Васильева. – Бу көчле команда, спорт холыклы балалар. Афәрин!
Волейбол мәйданчыгында район данын яклап Савгач мәктәбе укучылары Константин Тимофеев, Роман Алексеев, Руслан Гатауллин, Александр Федоров, Алексей Васильев, Андрей Тимофеев; Иске Савруш мәктәбеннән – Семен Абросимов; Иске Ибрай мәктәбеннән Инсаф Сәйфуллин көрәште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев