Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай волейболчылары көмеш медаль яулады

Безнең ир-атлар волейбол команда республика ярышлары финалында көмеш медальгә лаек булды.

«Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте призларына ТР районнарының икенче лига ир-атлар командалары арасында волейбол буенча финал ярышлары Аксубай командасы өчен икенче урын белән тәмамланды.

Ярышлар Байлар Сабасында узды, анда республиканың иң яхшы волейбол командалары – зональ беренчелекләрендә җиңүчеләр һәм призерлар җыелды. Мәйданчыкта район данын яклап бертуган Илсур һәм Илнур Сафиннар, Руслан Смелов, Илшат Хафизов, Рөстәм Бикмөхәммәтов, Евгений Ильин, Самат Гайнуллин көч сынашты. Көндәшләре белән очрашуларда алар командада эшли белүне, тизлек, гамәлләрнең төгәллеген күрсәттеләр. Бу нәтиҗәләргә тәэсир итте. Ярышлар йомгаклары буенча безнең спортчылар, мәйданчык хуҗаларыннан өстен булып һәм Югары Ослан дружинасына аз гына оттырып, икенче призлы урынны алдылар.

– Районның ир-егетләр волейбол ярышлары тарихында бу икенче зур уңыш, – дип шәрехләде команда вәкиле Радик Канафин. – Аксубай командасы 2011 елда республика ярышларында беренче урынны яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев