Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай волейболчылары арасында иң көчлеләр билгеләнде

«Юность» универсаль спорт залында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган ир-атлар командалары арасында волейбол буенча турнир узды.

Беренчелекне районның иң көчле командалары дәгъвалады. Болар 2нче Аксубай, 3нче Аксубай мәктәпләре, муниципаллар, Савгач, Шәрбән һәм Трудолюбово командалары.

Район газетасы язмаларында без бу командаларның төрле ярышлар призерлары арасында булуын берничә тапкыр искә алдык. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында уздырылган турнир алар арасында кискен көрәштә үтте.

Бу тәэсирле уен уенчылардан яхшы физик әзерлек, хәрәкәтләрне координацияләү һәм стратегик фикерләү таләп итә. Уеннар тактикасы яхшы булган, туп белән эш итүдә хаталар җибәрмәгән (югыйсә уенда өстенлек көндәшләр командасына күчәчәк) – җитди шөгыльләнгән һәм осталыкларын даими камилләштергән спортчылар җиңәчәк. Боларның барысы да район ярышларында ачык күренде.

Бигрәк тә финал матчлары мавыктыргыч узды. Нәтиҗәдә – Шәрбән командасы, Трудолюбово волейболчыларын үзеннән соң калдырып, турнир җиңүчесе булды. Өченче урын өчен очрашуда Савгач дружинасы муниципаль хезмәткәрләрдән өстенрәк булып чыкты.

Турнир призерларын район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин котлады.

– Сез спортта уңышларга ирешәсез. Һәм бу үрнәк әйләнә-тирәдәге кешеләрне спорт белән шөгыльләнүгә, сәламәт, актив яшәү рәвеше алып баруга илһамландыра, – дип билгеләп үтте ул.

Җиңүчеләрне яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнифова котлады. Призер-командалар – медальләр, грамоталар, ә җиңүче алтын кубок алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев