Аксубай урманчылары чаңгы юлына бастылар
Чабаксар участок урманчылыгы базасында «Урман чаңгы юлы – 2023» спорт бәйрәме узды/
Бу – коллективның яраткан традицияләренең берсе – урман хезмәткәрләре елга бер тапкыр чаңгы ярышлары оештыралар. Быел урманчыларга бәхет елмайды – чаңгы ярышлары өчен һава торышы бик яхшы иде: салкын түгел, кояшлы, җилсез. Катнашучылар бик теләп старт алды.
Ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 километр дистанциядә көч сынаштылар. Коллективның көчле яртысы арасында финишка беренче булып Чабаксар участогының урман мастеры Владимир Львов йөгереп килде. Икенче нәтиҗә – Аксубай участогының урман мастеры Николай Ивановта. Мәйданчык хуҗасы – Чабаксар урманчылыгының участок урманчысы Алексей Данилов призерлар өчлеген япты. Хатын-кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урында – Диана Макарова, II урында – Наталья Альдиванова, III урында – Ирина Глухова.
Ату ярышлары да үткәрелде. Бу спорт төрендә җитәкче-урманчы Андрей Ильмухинга тиңнәр булмады, икенче урында – Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев, өченче урында – Ибрай урманчылыгының урман мастеры Мансур Хәйруллин.
– Чаңгыда узышу импульс бирә, алга таба да нәтиҗәле эшләргә көч бирә, – дип билгеләп үтте Андрей Ильмухин.
“Урман чаңгы юлы” бөтен коллектив өчен якты һәм истә калырлык вакыйга булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев