Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубай укучылары район чаңгы юлында көч сынаштылар

Аксубайда Ватанны саклаучылар елына багышланган чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды.

Районның чаңгы базасы кышкы спорт төрен яратучыларны җыйды. Оптималь температура, җилсезлек спортчыларга чаңгыда яхшы йөгерүдә ярдәм итте. Алар арасында республиканың зональ, республика ярышларында призлы урыннар алган чаңгычылар да, өметле яшьләр дә бар иде. Яшь категориясе буенча ун йөгереш иң-иңнәрне билгеләде. Нәтиҗәдә, бер километр дистанциядә 2015-2016 елгы яшүсмерләр арасында Райнур Гатауллин – I урынны (Иске Ибрай мәктәбе), Глеб Артамонов – II урынны (Иске Ильдеряк мәктәбе), Дамир Җамалиев III урынны (Иске Ибрай мәктәбе) яулады.

Шул ук дистанциядә 2015-2016 елгы кызлар арасында беренче, икенче һәм өченче урыннарны Иске Ибрай мәктәбенең спортчы кызлары Сәйдә Сәйфуллина, Алия Срурова, Әлфия Абзалова алды.

2013-2014 елда туган яшүсмерләр арасында финишка барысыннан да алда – Сәмир Мотыйгуллин, икенче булып Самат Әхмәтов (икесе дә Иске Ибрай мәктәбеннән) йөгереп килде. Өченче күрсәткеч Иске Ильдеряк мәктәбе укучысы Ярослав Мальковта.

Аларның яшьтәшләре арасында призлы урыннарны үзара бүлештеләр: Мария Крайнова – I урында (Сөнчәле мәктәбе), II һәм III урыннарда – Әлфия Абзалова һәм Зәлинә Әхмәтова Иске Ибрай мәктәбе).

Бер елга өлкәнрәк кызлар арасында 1 километрлы дистанциядә финишка беренче булып – Әдилә Минвәлиева, икенче булып Зәйнәбхон Латыйпова (икесе дә Иске Ибрай мәктәбеннән) йөгереп килде. Өченче нәтиҗә Дарья Самохваловада (Иске Ильдеряк мәктәбе).

2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында иң яхшы нәтиҗәләргә Руслан Галәветдинов (Иске Ильдеряк мәктәбе), Кәрим Гатауллин (Иске Ибрай мәктәбе), Данила Краснов (Иске Тимошкино мәктәбе) иреште.

erid: 2Vtzqw6pLty

2009-2010 елгы кызлар арасында өч километрлы дистанциядә Лилия Бикушева, Гүзәл Гайнетдинова (икесе дә Иске Ибрай мәктәбеннән), Камилла Дмитриева (Иске Тимошкино мәктәбе) беренче, икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.

Әлеге яшь төркемендәге егетләр арасында өч километрлы дистанциядә беренче һәм икенче урыннарны искеибрайлылар Сәет Сәйфуллин, Рамазан Мифтәхов яулады, Иске Тимошкино мәктәбеннән Богдан Борзов өченче призер булды.

2007-2008 елгы кызлар арасында өч километрлы дистанциядә Иске Ибрай мәктәбе укучылары спорт пьедесталының бөтен баскычларын яуладылар. Болар Айсылу Сафиуллина, Сафия Латыйпова һәм Энҗе Батдалова. Әлеге дистанциядә егетләр арасында искеибрайлылар – Рәҗәп Хәйбуллин, Сәет Кадыйров һәм Муса Мортазин иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.

Чаңгы базасы бинасы каршындагы мәйданчыкта призерларны бүләкләү тантанасы узды. Ярышта катнашучыларны спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин сәламләде, җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев