Аксубай укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар
Аксубай районының 9 һәм 11 сыйныф укучылары хезмәткә һәм оборонага әзер Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы тестын үттеләр.
«Юность» спорт комплексы базасында ГТОны кабул итү үзәгендә бу көннәрдә кеше күп булды. Бирегә район мәктәпләре укучылары ГТО нормативларын тапшыруда катнашучы өчен килделәр.
Тестларны үтәүгә таләпләр катгый булуга карамастан, балалар биремнәрне уңышлы үтәделәр. Алар үзләренең җитезлекләрен, чыдамлыкларын һәм көчләрен күрсәттеләр.
ГТО нормалары физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итә. Укучыларның күпчелеге түгәрәкләргә һәм спорт секцияләренә йөри. Алар өчен йөгерү дә, кросс та, көч һәм сыгылмалыкка күнегүләр дә кыенлык тудырмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев