Аксубай укучылары чаңгыда иң яхшы йөгерүчене билгеләделәр һәм яңа ел бүләкләре алдылар
Иске Ибрай урта мәктәбендә Кыш бабай призына чаңгы ярышлары узды.
Бу белем бирү учреждениесе укучылары спорт белән дус. Аларның иң яраткан спорт төре – чаңгы. Физкультура укытучылары тренерлар Рәис һәм Рәмис Бикушевлар җитәкчелегендә алар зур уңышларга ирешәләр, район, республика ярышларында күп тапкырлар җиңүчеләр булдылар, республикадан читтә чаңгы узышларында призлы урыннар яулыйлар.
Кыш бабай призына чаңгы ярышлары кызыклы, спорт дәрте белән узды. Һәр укучы яхшырак нәтиҗәгә ирешергә омтылды.
Нәтиҗәдә, призлы урыннарны яулаучылар лаеклы бүләкләр алдылар. Авылдан ирле-хатынлы Дамир һәм Рузалия Гилмановлар балаларга ярышларда катнашудан тагын да зуррак шатлык китерделәр – һәр катнашучы алар кулыннан татлы бүләкләр алды.
Фото: Иске Ибрай урта гомуми белем бирү мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев