Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай укучылары балаларны яклау көнендә ГТО нормативларын тапшырдылар

1 июньдә ГТОның мобиль мәйданчыгында (өченче мәктәп янында) «ГТО белән спортлы җәй» дип аталган физкультура чарасы узды.

Физкультура сәгате Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

Балалар кызыксынып күнегүләр ясадылар, төрле төрләр буенча тестлар үттеләр. Үз яшьләре өчен ГТО нормативларын алар «бик яхшы»га үтәделәр.

Мәктәп укучылары физик яктан нык булуларын расладылар. ГТО буенча оператор Алмаз Камилов һәм яшьләр эшләре бүлеге белгече Ольга Илгузина аларга номинацияләр буенча югары күрсәткечләр өчен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Фото: Алмаз Камилов архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев