Аксубай спортчысы Казан марафонында яхшы чыгыш ясады
Татарстан башкаласында Россиядә иң зур спорт вакыйгаларының берсе – Казан марафоны узды.
Быел төрле дистанцияләргә йөгерүдә 33 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Алар арасында – районның спорт мәктәбе вәкиле Сәет Кадыйров та, ул марафонда 10 километр дистанциядә катнашты.
Сәет финишка 34 минут вакыт эчендә йөгереп килеп, лаеклы нәтиҗә күрсәтте. Чагыштыру өчен, бу дистанциядә иң яхшы көн нәтиҗәсе ир-атлар арасында – 28 минут 50 секунд, ә хатын-кызлар арасында 32 минут 29 секунд тәшкил иткән.
Сәет Кадыйров – Иске Ибрай мәктәбе укучысы. Ул яшьтән үк спорт белән актив шөгыльләнә һәм инде берничә тапкыр чаңгы ярышлары һәм җиңел атлетика буенча район, зональ һәм республика ярышларында призлы урыннарны яулады. Аның үҗәтлеге һәм максатчанлыгы күп кенә яшь спортчылар өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев