Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Спорт

Аксубай спортчысы истәлегенә футбол турниры оештырылды

“Юность” спорт залында Николай Краснов истәлегенә мини-футбол буенча ачык республика турниры узды.

Футбол матчын Николай Александровичның гаиләсе балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин һәм тренер Александр Лодоркин ярдәмендә оештырды. Ел саен үткәрелә торган турнирда республиканың биш муниципаль районыннан 8 команда катнашты. Шул исәптән Яңа Чишмә, Нурлат, Биектау районнары, Казан шәһәре һәм Николай Александровичны яхшы белгән, аның белән дус булган, бер командада уйнаган мәйданчык хуҗалары.

Аксубай спортчысын искә алырга бик күп кунаклар килде. Матчлар кискен, динамикалы булды.

Киеренке уеннардан соң ярымфиналга Аксубай, Яңа Чишмә, Казан һәм Биектау районнары командалары чыкты. Финал уеннары вакытында трибуналарда аеруча шау-шулы булды – җанатарлар җаваплы моментларда үз командаларына нык ярдәм иттеләр.

Нәтиҗәдә, үзенең маневрлы, көйле уены белән «Луч» командасы көндәшләренә җиңүгә өмет калдырмады. Ул турнирның бишенче тапкыр җиңүчесе булды. Яңачишмәлеләр турнир таблицасында – икенче, биектаулылар өченче урынны алды.

Хөкемдарлар коллегиясе шулай ук команда әгъзаларының спорт сыйфатларын да бәяләде. Истәлек турнирында катнашканнары өчен спортчыларга Николай Александровичның тормыш иптәше һәм балалары чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.

— Без үзебезнең кадерле кешебезне хөрмәтләп оештыра ала торган иң яхшы нәрсә – спорт ярышлары, – диделәр Николай Красновның якыннары. – Ул районның иң яхшы спортчыларыннан берсе иде. Сезгә спортта да, тормышта да уңышлар телибез. Хәтерегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев