Аксубай спортчысы чаңгы юлларын яулый
Районда билгеле чаңгычы Мансур Сәхабетдинов кышкы сезонны күркәм үткәрә, җиңүләре белән бүләкләр хәзинәсен тулыландыра.
Ул «Сокольи горы» төбәкара чаңгы фестивалендә уңышлы чыгыш ясады, анда 10 км дистанциядә өченче булып килде. Казанда тормыш-көнкүреш тармагы предприятиеләре һәм оешмалары арасында узган республика чаңгы ярышларында да югары нәтиҗәләргә иреште: Мансур Шамил улы чыгыш ясаган команда 40-49 яшьлек ир-егетләр арасында бронза яулады, ә спортчы үзе көмеш медальгә лаек булды. Узган шимбәдә Чуаш Енорускиносында интернационалист-сугышчы Владимир Маркин һәм СВОда батырларча һәлак булган Евгений Кудряшов, Юрий Краснов һәм Сергей Кудряшов истәлегенә узган турнирда үз яшь категориясендәге чаңгычылар арасында икенче урынны алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев