Аксубай спорт өлкәсендә төбәк бәйгесендә җиңүче булды
Аксубай районы Физик культура һәм спорт өлкәсен цифрлы трансформацияләү өлкәсендә «Татарстан Республикасында спортны цифрлы трансформацияләү 2023» Төбәк бәйгесе призерлары арасына керде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев «Физик культура һәм спорт белән идарә итүнең иң яхшы муниципаль органы» номинациясендә төбәк бәйгесе җиңүчесе Дипломын алды.
Районда спортны үстерү спорт җәмәгатьчелегенең һәм муниципаль идарә органнарының максатчан эше нәтиҗәсендә мөмкин. Бәйгедә җиңү районның бу юнәлештәге уңышын тагын бер кат раслады.
Җиңүче дипломын Станислав Зайцевка район башлыгы Камил Гилманов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев