Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Аксубай районының спорт мәктәбенә чирек гасыр тулды

Районның спорт мәктәбе коллективы оешуның 25 еллыгын билгеләп үтте

Аксубай муниципаль районының «Спорт мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе «Аксубай районында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен ачу турында» Аксубай районы хакимиятенең 03.02.2000 елгы 64нче карары нигезендә төзелә. Район җитәкчелегенең бу карары 25 ел элек күп кенә малайларга һәм кызларга спортка юл ача.

Бүген спорт мәктәбе үз эшен 7 юнәлеш (спорт төрләре) буенча алып бара: хоккей, футбол, волейбол, билбау көрәше, чаңгы, баскетбол, йөзү. Мәктәпнең спорт секцияләрендә 468 укучы шөгыльләнә, алар белән 16 укытучы-тренер эшли.

Юбилейга барлык коллектив, учреждение ветераннары җыелды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов хезмәткәрләрне юбилей белән котлады.

– Спорт мәктәбенең зур нәтиҗәләргә ирешүе сезнең казаныш ул, – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе. – Сез ел саен республика чемпионнарын, призерларны тәрбияләп чыгарасыз һәм үз хезмәтегез белән район статусын тагын да югарырак күтәрәсез.

Алмаз Мингулов барлык педагог-тренерларга һәм үз эше белән спортчыларны тәрбияләүгә булышучыларның барысына да рәхмәт белдерде. Җыелучыларның көчле алкышлары астында ул физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары өчен Александр Скворцовка Татарстан Республикасы Спорт министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бу тренерның районда һәм республикада спорт үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез – ул үзе эшләгән елларда республика, Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда җиңүчеләрне тәрбияләде.

Нәтиҗәле хезмәтләре һәм физик культураны һәм спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга өлеш кертүләре өчен Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы Рәхмәт хатларын спорт ветераны Анатолий Калмыков, физик культура укытучысы Владимир Альметкин, спорт мәктәбе тренер-укытучысы Рәмис Бикушев алды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тренер-укытучылар Нияз Хисмәтовка, Рәис Бикуловка, Габдулла Мотыйгуллинга, Александр Крмаковка, баш хисапчы Татьяна Атряскинага һәм контролер-кассир Эльвира Байшевага тапшырдылар. Аерылып торучы хезмәткәрләр бүләкләр алды. Спорт һәм физик культура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырган өчен медицина хезмәткәре Айрат Дәүләтшин, котельный операторы Владимир Уфандеев, слесарь-сантехник Таһир Зәйнуллин районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Коллективны учреждениенең 25 еллыгы белән спорт мәктәбе директоры Радик Канәфин котлады.

– Спорт белән шөгыльләнү өчен инфраструктура елдан-ел яхшыра бара, – дип ассызыклады ул. – Безнең яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен резервларыбыз бар.

Спорт мәктәбе хезмәткәрләрен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнифова сәламләде, яңа спорт җиңүләре теләде.

Мәктәпнең беренче директоры Анатолий Калмыков яңа учреждениенең ничек эшли башлавы, ул вакытта өстәмә белем бирү учреждениесе алдында торган проблемалар турында искә алып сөйләде.

Бәйрәмдә тантана сәбәпчеләре хөрмәтенә җырлар, котлаулар, спорт мәктәбенең барлык хезмәткәрләре адресына үз эшләренә бирелгәнлекләре, профессионализм һәм энтузиазм өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, аларның тырышлыгы ярдәмендә мәктәп үсә һәм яңа спорт югарылыгына ирешә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев