Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Спорт

Аксубай пенсионерлары Бөтенроссия сәламәтләндерү хәрәкәтен хупладылар

Районда “Тормышка таба 10000 адым” Бөтенроссия акциясе узды.

“Юность” универсаль спорт залы янында актив пенсионерлар берлеге вәкилләре, район, республика спартакиадалары җиңүчеләре һәм призерлары, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары җыелды. Аларга сәламләү сүзләре белән җәмгыятьнең алыштыргысыз җитәкчесе Лидия Горбунова мөрәҗәгать итте.

– 10000 адым – биш километр, – дип аңлатты ул. – Безнең һәрберебез өчен бу араны узу көчтән килә, чөнки без физкультура һәм спорт белән шөгыльләнеп сәламәтлегебезне саклыйбыз. Безнең күбебез ГТО нормаларын тапшырды инде.

Җыелучыларның алкышлары астында Лидия Горбунова мәгариф ветераны Гүзәл Аюповага ГТОның алтын билгесен тапшырды.

Сәламәтләндерү акциясендә катнашучы актив пенсионерлар Рус Кармәте юнәлешенә таба хәрәкәт иттеләр. Барысының да кәефе яхшы иде: кояшлы җылы һава торышы, җанлана башлаган табигать, яңа гына баш калкыта башлаган сары төстәге чәчәкләр күзләрне иркәләде. Тармак ветераннарына 10000 адым үтү чыннан да авыр булмады. Алар юлда очраган автомобильчеләрнең игътибарын үзләренә җәлеп итеп, юл буйлап җыр җырлап җиңел генә атлап бардылар. Бәлки бу көннән башлап актив, сәламәт яшәү рәвеше тарафдарлары тагын да күбрәк булыр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев