Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай муниципаллары турслет җиңүчеләре булдылар

Аксубай районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Россия көненә һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган туристик слеттан җиңү белән кайтты.

Безнең команданы район башлыгының мобилизация буенча ярдәмчесе Вера Саттарова, Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Алексей Макаров, Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов тәкъдим итте.

Чараны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан Республикасы оешмасы, ТР Спорт министрлыгы һәм «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе оештырды.

Туристлык слеты 400дән артык кешене җыйды. Шул исәптән – республика министрлыклары, ведомстволары һәм муниципаль район администрацияләре командалары. Программа кысаларында Формула 1 ярышлары, спорт балыкчылыгы һәм 12 этаптан торган контроль-туристлык маршруты узды. Турслет нәтиҗәләре буенча муниципаль районнар арасында аксубайлылар беренче урынны алдылар!

Безнең катнашучылар барлык этапларны үтеп, тәвәккәллек, көч, җитезлек, зирәклек күрсәттеләр. Аларны котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев