Аксубай көрәшчеләре республика беренчелеге призерлары булдылар
Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә Аксубай спорт мәктәбе укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярослав Плаксимов (тренеры Аркадий Детков) көмеш медаль яулады, Данис Сөнгатуллин (тренеры Җәмил Сәйфуллин) бронза медальгә лаек булды.
2011-2013 елгы спортчылар арасында билбау көрәше буенча ярышлар Нурлат районында узды һәм Социалистик хезмәт Герое, Октябрь районы КПССның район комитеты беренче секретаре Габбас Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуга багышланды. Беренчелектә республиканың 17 муниципаль районыннан 200гә якын спортчы катнашты. Аксубай спортчылары ярыш келәмендә ышанычлы бил алыштылар. Нәтиҗәдә – призерлар өчлегенә керделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев